II (ı) (tat. lat. Noqtasız I(үле сылтама)) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында уникенче. "I ı" хәрефе татар кирилл әлифбасының "Ы ы" хәрефенә туры килә, нечкә е авазына каты ише булып тора, рус ы авазыннан э авазына якынрак. Каты сүзләрдә кирилл әлифбасының сүз башыннан һәм сузыктан соң барган очракта е хәрефе латин әлифбасында yı туры килә, мәсәлән: ел - yıl , ерак - yıraq , елан - yılan , буенча - buyınça , каен - qayın , сыер - sıyır , уен - uyın . Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла. ИскәрмәТатар телендә ый - ıy диграфы аерым авазны - и авазына каты ишен билгели, Заманалиф әлифбасында ый - ıy авазына аерым хәреф í туры килә. Яңалиф-1 әлифбасында "I i" кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә иде, кирилл әлифбасының "Ы ы" хәрефенә Яңалиф-1та махсус хәреф "Ь, ь" туры килә иде. Бүтән телләрдәНоктасыз I ı Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Кырым татарлары) кулланыла. Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары. Кодлар
Моны да карагызInformation related to I |
Portal di Ensiklopedia Dunia