2017 (ике мең унҗиденче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2017 елы, III меңьеллыкның 17 елы, XXI гасырның 17 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 7 елы, 2010 елларның 8 елы. 2017 елдан бирле 8 ел үтте.
Вакыйгалар
Гыйнвар
Февраль
Март
Апрель
Май
Июнь
Июль
Август
Сентябрь
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
Вафатлар
- 1 гыйнвар — Урал Мөхәммәтшин (63), рәссам.
- 6 гыйнвар — Марсель Зарипов (85), язучы, журналист, Тукай бүләге иясе (1987).
- 7 гыйнвар — Мариу Суариш (92),
Португалия премьер-министры (1976—1978; 1983—1985), президенты (1986—1996).
- 8 гыйнвар — Ринат Гобәйдуллин (65), композитор, «Сердәш» ансамбленең җитәкчесе (Чаллы).
- 16 гыйнвар — Лена Шакирҗанова (71), шагыйрә, Тукай бүләге иясе.
- 1 февраль — Тимергали Зиннуров (67), Тинчурин театры артисты.
- 20 февраль — Илья Прокопьев (90), СБКФ Чуаш өлкә комитеты беренче сәркәтибе.
- 18 март — Сергей Гыймаев (62), хоккейчы.
- 23 март — Миннехан Шәйдуллин, рәссам. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1999).
- 25 март — Рафаэль Салихов (84), драма актеры.
- 28 апрель — Рифат Ибраһимов (82), «Туган як» гәҗитенә нигез салучы, «Түбән Новгород татарлары сүзлеге»н төзүче.
- 4 май — Кәүсәрия Шәфикова (68), шагыйрә.
- 10 май — Ганс Сәйфуллин (76), баянчы.
- 21 май — Рәфыйк Таҗетдинов (56), музыкант, педагог, ТР халык артисты.
- 26 май — Збигнев Бжезински (89), АКШ сәясәт белгече.
- 29 май — Афзал Хәйретдинов (93), виолончелче.
- 30 май — Илфак Шиһапов (48), журналист, җырлар авторы, продюсер, газетлар нәшер итүче.
- 31 май — Галәветдин Зыятдинов (77), Татарстан телевидениесе журналисты.
- 2 июнь — Әскәр Кайбышев (78), галим-металлофизик, РФА Үтә сыгылмалы металлар проблемалары институты директоры (1986—2005), академик.
- 10 июнь — Эрнест Дышаев (78), карикатурачы-рәссам.
- 15 июнь — Әлфия Авзалова (84), мәшһүр җырчы, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе.
- 17 июнь — Әсхәт Җиһаншин (79), хәрби диңгезче.
- 22 июнь — Исмәгыйль Шәрәфиев (64), журналист, Татарстан яшьләренең баш мөхәррире.
- 15 июль — Камил Гобәйдуллин (67), рәссам.
- 27 июль — Хәния Фәрхи (57), җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты.
- 31 июль — Жанна Моро, француз кино актрисасы.
- 4 август — Мария Килдебәкова (84), рәссам, Тукай бүләге иясе (2011).
- 8 август — Нияз Халитов, галим, архитектор.
- 24 сентябрь — Азат Зыятдинов (78), татар галиме, техник фәннәр докторы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Мәдинә Маликова — «Арыш тәме» китабы өчен.
- Харис Салихҗан — «А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары»; «Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)» китаплары өчен.
- Розалина Шаһиева — «Мәңгелек гөлчәчәкләре» китабы (татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы) өчен.
Нобель премиясе лауреатлары
Искәрмәләр
Information related to 2017 ел |